Бүген Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру чарасы буларак укучыларга экологик белем бирү" темасына химия һәм биология укытучыларының семинары булып узды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Химия һәм биология укытучысы Габидуллина З.И. дәрестән тыш эшчәнлек аша укучыларның экологик фикерләвен формалаштыру, экологик белемнәрен үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрестән тыш шөгыльдә табигый-фәнни грамоталылыкны үстерүгә юнәлдерелгән актив эш формалары һәм биремнәре кулланылды. Семинар барышында булачак ДЙАга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, укытучыларның игътибары химия буенча ГДИ үткәрү процедурасының үзенчәлекләренә һәм эчтәлекле өлешенә юнәлтелде. Шулай ук өченче буын Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчүнең төп моментлары турында фикер алыштылар. Семинар нәтиҗәле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International