Бүген Татарстанда-Матбугат көне.
19 майда журналистлар, мөхәррирләр, нәшер итүчеләр һәм башка республика медиа җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтә. Бәйрәм 1998 елның 24 июнендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә куелды.Әлеге бәйрәмне 19 майда бәйрәм итү өчен очраклы гына сайланмаган-1905 елда нәкъ менә бу көннән татар профессиональ журналистикасы тарихы башлана: Санкт-Петербургта Гатаулла Баязитов "Нур" дип аталган татар телендә газетаның беренче санын чыгара.
Хөрмәтле журналистлар, нәшер итүчеләр, полиграфистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, кадерле журналистика ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм!
Ютазы районында 30 ел дәвамында вакыйгаларны яктырту белән «Ютазы таңы» газетасы шөгыльләнә, ул укучыларның мәхәббәтенә һәм хөрмәтенә лаек. Сез рухилыкны үстерүгә, патриотизм тәрбияләүгә, әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш кертәсез, үткен телегез белән гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклыйсыз.
Бу көнне мин чын күңелдән матбугат өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган ветераннарга хөрмәтемне һәм ихтирамымны җиткерәм. Озын гомер һәм иминлек сезгә!
Тармак хезмәткәрләренә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс иҗат энергиясе, илһам, яңа идеяләр һәм уй-фикерләр телимтелим!
Район башлыгы
А.Ә. Шәфигуллин