Казан Урыссу "пионерларын" каршы алды

2022 елның 20 мае, җомга

19 май көнне Казан шәһәрендә Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган Республика зур җыены булып узды.

 

Оештыручылар барлык катнашучыларга юбилей значоклары һәм кызыл галстуклар тапшырдылар. Бөтен чара дәвамында сәхнәдән дәртле пионер җырлары, барабан һәм быргы тавышы, пионерия ветераннарының котлаулары яңгырады.

Чакырылган кунакларны сәхнәдән котлау вакытында зал алкышларга күмелде.

Бәйрәм кәефе, гаиләдәгечә җылы шартлар тамашачылар залында бер генә кешене дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International