Май аенда Урыссу үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә талпан кадалу сәбәпле 35 кеше мөрәҗәгать иткән.

2022 елның 20 мае, җомга

Нәрсә ул талпан һәм аның зыяны. Әлеге тема белән бүген Подгорный фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташы Лилия Баталова авыл халкы алдында чыгыш тотты. Җир йөзендә талпанның 48 меңнән артык төре яши дип сүз алган медицина хезмәткәре чыгышы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Лилия Кәбир кызы әлеге үрмәкечкә охшаган вак бөҗәкләрнең урманда, туфракта, хәтта без яши торган йорттагы диван һәм мендәрләрдә дә яшәвен хәбәр итте.
Шәфкать туташы аудиторииянең төп игътибарын урманнарда һәм җиргә көелган яфрак һәм үлән арасында яши торган энцефалитлы талпаннарга җәлеп итте. “Җир кояш нурлары астында җылана башлау белән дә алар ауга чыга. Талпаннарның тоемлау хисе нык үсеш алган, алар яңа канны тоя. Ә менә талпаннар үзләре исә күрмиләр, чөнки аларның күзләре юк. Кеше яки хайванга эләккәч, талпаннар тәндә кадалу өчен уңайлы урын эзли башлый”, - дип билгеләп узган Лилия Баталова, талпаннар аркасында килеп чыга торган авыруларны атады. Алар – талпан энцефалиты, геморрагик бизгәк һәм Лайма яки боррелиоз авыруы.
Үз тәнегездә кадалган талпанны ачыклагансыз икән, беренче эш итеп медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезнең тиредән талпанны чыгарачаклар һәм талпан энцефалитыннан иммуноглобулин куячаклар. Талпан тешләгәннән соң талпан энцефалиты кебек куркыныч авыруга дучар булмас өчен, прививка да ясау каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International