Ул якташыбыз, композитор, ТРның атказанган хезмәткәре, башкаручысы, күп кенә татар музыка сәнгате талантларының остазы Ринат Гобәйдуллинга багышланды.
Ринат Шәрип улы безнең авылда туып-үскән. Хезмәт һәм иҗат эшчәнлеген безнең авыл мәдәният йортында башлаган, урта мәктәптә музыка дәресләре алып барган. Иҗади, сәләтле, максатчан кеше буларак, ул механизаторлар һәм терлекчеләр арасыннан зур вокаль ансамбль булдырды. Коллектив районда гына түгел, аннан читтә дә зур популярлык һәм дан казанды. Ансамбль Мәскәүгә елның иң яхшы музыка коллективы буларак җибәрелә.
Ул елларда Ринат Гобәйдуллин безнең авылда беренче инструменталь ансамбльне дә оештыра, ул аның җиңел кулы белән күп еллар буе эшләгән, тирә-юньдәге бөтен яшьләрне үз җырлары белән сөендергән.
Ринат Шәрип улы менә биш ел инде арабызда юк , әмма халыкның аның җырларына, музыкасына мәхәббәте сүнмәде. Аның эшен тылсымлы музыка дөньясына ул юл күрсәткән кешеләр дәвам итә.
Без Ринат Гобәйдуллинны аның игелеклелеге, таланты өчен хәтерлибез һәм яратабыз, шулай ук әлеге фестиваль-конкурста бик теләп катнашабыз. Безнең "Дулкын" вокаль ансамбле 2 дәрәҗә лауреат булды, истәлекле медальләр, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Җылы кабул итүләре һәм коллективыбыз иҗатына югары бәя бирүләре өчен оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Район хакимиятенә транспорт белән тәэмин иткән өчен рәхмәт.
Венера Мезенцева ( Иске Урыссу мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе)