"Башкортстан Республикасының заманча биш төр ярыш федерациясе" ютазылыларны ярышларга чакырды

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

2022 елның 21 маенда "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренеры Зәринә Мифтахова) йөзү секциясе спортчылары 11-13 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында заманча биш төр ярыш (дисциплина: ике төр ярыш) буенча Уфа шәһәренең Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә Башкортстан Республикасының ачык беренчелегендә катнаштылар.

Спортчылар 100 метрга йөзү һәм 1000 м га йөгерүдә ярыштылар, анда яхшы гына нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Урыссу поселогы командасы 12 команда арасында 8 нче урынны яулады.

Йөзү буенча: Якупов Арман 54 катнашучыдан 7 нче урынны алды, Габдрахманов Илдар 27нче урын, Нигъмәтуллин Динар 34нче урын алды.

Мондый ярышларда балалар беренче тапкыр катнаштылар. Әлегә нәтиҗәләр югары дәрәҗәдә булмаса да, алар бәһасез тәҗрибә һәм бик күп тәэсирләр алдылар.

Уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International