Бу - СССРның атказанган тренеры Владимир Алексеевич Борман истәлегенә 36нчы турнир.
Илнең 65 регионыннан 572 көрәшче иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк.
Татарстан Республикасы данын Ютазы районы спортчысы, «Олимп» спорт мәктәбенең грек-рим көрәше секциясендә шөгыльләнүче Алан Габдрәфыйков яклаячак (тренер Ситдыйков Р.Н.).
Аланга уңышлар телибез !
Ярышлар Р. Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә уза. Чараны онлайн да күзәтергә мөмкин.
http://wrestrb.ru/