Бердәм исәп-хисап үзәге эшчәнлеге

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Агымдагы елның гыйнварыннан башлап маена кадәр чорда “Бердәм исәп-хисап үзәге” ҖЧҖның финанс хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрия Сәетгалина чыгыш ясады. Бүгенге көндә үзәк белгечләре 9875 шәхси счетка хезмәт күрсәтә. Бердәм исәп-хисап үзәге эшенә район җитәкчелегенең шелтәләре юк, әмма, Рөстәм Нуриев фикере буенча, предприятиегә үзен тотуга, шул исәптән аренда түләвенә чыгымнарны оптимальләштерү мөһим. Моннан тыш, Зәрия Минсәгыйть кызы шул ук чорга ОДН (гомуми йорт ихтыяҗлары) чыгымнарын киметү буенча башкарылган эш отчетын тәкъдим итте.

Чираттагы оператив киңәшмәдә төп тикшерү темасы – Бердәм исәп-хисап үзәге эшчәнлеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International