«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 24 майда Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 маенда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2градуска кадәр кырау көтелә.
2022 елның 24 маенда сәгать 10нан 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 24 маенда көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама алды буенча 2022 елның 24 маена метеорологик торыш фаразлары:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр, кайбер районнарда юеш кар явачак. Көндез бераз яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+5 градус, урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр кырау. Көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.