Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар!

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Cезне тантаналы көн – соңгы кыңгырау бәйрәме белән тәбрик итәм.
Бүгенге матур көндә аерым рәхмәт сүзләрен укытучыларга җиткерәсе килә. Баланың шәхесе, омтылыш, карашлары формалашуда мөгаллимнәрнең өлеше бик зур. Һөнәрегезгә намуслы хезмәт итүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең тормышыгыз, тәртибегез һәм укуыгыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыгызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, шатлык-борчуларыгызны бүлешеп яшәгән әти-әниләргә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучыларыгызга рәхмәтле булырсыз дип ышанабыз. Үзегезнең Ютазы районы чыгарылыш сыйныф укучылары дигән горур исемне йөртүегезне исегездә тотыгыз!
Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз! Ә без сезне туган районыбызда көтеп калабыз.
Хәерле сәгатьтә!

Район башлыгы

А.Ә.Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International