2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерелүен оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәреләчәк

2022 елның 24 мае, сишәмбе

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм аларны савыктыруны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэгына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналарның лагерьга баласы янына бару мөмкинлеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Садыйков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әсадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Республикасы сәламәтләндерүне оештыру буенча республика үзәге директоры  Дәүләтчин Илдар Локман улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Тимирясова Асия Витальевна җавап бирәчәк.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 26 майда 10:00 сәгатьтән 12:00сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 26 маена, 10 сәгатькә кадәр кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International