2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында газ кертеп бетерү (социаль газлаштыру) программасын тормышка ашыру сораулары буенча "кайнар линия" узаачак

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Газ кертеп бетерү программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казань»ҖЧҖ хезмәткәрләре сөйләячәк һәм сезнең башка сорауларыгызга җавап бирәчәкләр.

Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия» буенча алырга мөмкин булачак.

Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 27 маена кадәр 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International