Ютазы районы меценаты Илгиз Галиев агымдагы атнада Урыссу үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегенә функциональ карават бүләк итте

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсе тормышында Ютазы районы эшкуарлары беренче тапкыр гына катнашмый. Медицина хезмәткәрләре аларның ярдәмен “таҗлы” вирус белән көрәшнең иң авыр чорында аеруча нык төйды: ул кыен көннәрдә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм транспорт төрендәге матди ярдәм бик урынлы булды.

- Әлеге карават белән пульт ярдәмендә идарә итә алу һәм аның тән тишелүгә каршы матрас белән тәэмин ителгән булуы безгә авыр хәлдәге пациентларны дәвалауда зур ярдәм булачак”, - дип зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды терапия бүлеге мөдире, табиб-терапевт Рөстәм Фәхриев.
Әйтергә кирәк, моңа кадәр безнең медучреждение карамагында мондый карават юк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International