24 май көнне Ютазы районының барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау яңгырады

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллаштылар. Быел Ютазы районында мәктәп диварларын 77 унберенче сыйныф укучысы калдырып китә, ә 9 нчы сыйныфны 191 укучы тәмамлый.

Урыссу гимназиясендә узган тантанада Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина да катнашты, ул чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

- Беренче сыйныфтан башлап һәр укучы мәктәпне тизрәк тәмамлау турында хыяллана. Бүген ул көн - туган һәм яраткан мәктәбегез, укытучыларыгыз белән аерылышу көне җитте. Һәм хәзер, мөгаен, сезнең һәркайсыгыз бу вакытның ничек тиз узганын аңлыйдыр. Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм шәхсән үз исемемнән сезне тормышыгызда мөһим вакыйга - мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм. 11 ел бер мизгел кебек узып киткән. Сез бу мәктәптә белем, тәҗрибә һәм зирәклек алуыгызга без бик шат. Район данын республика, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә яклавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Район, республика тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Барыгызның да имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны, яңа тормыш юлыгызны табуыгызны телибез. Хәерле юл, хәерле сәгатьтә!

Урыссу гимназиясен быел 17 унберенче сыйныф һәм 32 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. 11 сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Майорова һәм Глеб Смоленцев дүртенче чыгарылышны чыгаралар. 9 сыйныфтан - Виктория Ковалева, 11 сыйныфтан Нурислам Зиннәтуллин һәм Әнвәр Бикбулатов ел гимназистлары булдылар.

Бүгенге бәйрәм, уку еллары артта калса да, ял итәргә вакыт юк әле -алда чыгарылыш имтиханнары, югары уку йортын сайлау, укырга керү буенча дулкынланулар. Әмма нәкъ менә хәзер алар өчен балачак булмаса да, еллар буе мәктәп тәртибе буенча язылган тормыш рәвеше тәмамлана.

Бүген алар әти-әниләренең ничек кулга-кул тотынышып аларны беренче сыйныфка алып баруларын, беренче бишле билгеләрен, чын дуслык башлануын, чишелмәгән мәсьәләләр аркасында кәефләре төшүен искә алалар. Һәм менә 11 ел бер мизгел кебек үтеп киткән.

Традиция буенча гимназиячеләр вальс әйләнде, укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт белдерделәр һәм котладылар, ә соңыннан соңгы кыңгырау яңгырады. Аны 11 сыйныф укучылары Нурислам Зиннәтуллин һәм Әдилә Исхакова чыңлатты. Узып баручы балачак символы буларак күккә ак һәм зәңгәр шарлар очты...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International