МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТЛӘРЕ ҺӘМ ДАРУЛАРГА ЧЫГЫМНАР БУЕНЧА САЛЫМ ЧИГЕРҮЛӘРЕ: АНЫ АЛУ БУЕНЧА ИНСТРУКЦИЯ

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Россиянең һәр эшкә урнашкан гражданины, түләүле дәваланып, дарулар сатып алган очракта, медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым чигерелгән акчаны ала алачак.

Медицина хезмәтләре төрләренең, шул исәптән граждан салым чигерелгән акчаны ала торган кыйммәтләрнең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.

 

Медицина хезмәтләренә чыгымнар буенча салым чигерүенең  максималь күләме - 120 мең сум, гражданинга әлеге сумманың 13% ы кире кайтарыла. Шул ук вакытта, дәвалануга киткән чыгымнар буенча чигерелгән  акча башка социаль чигерүләр белән суммалаша һәм 120 мең сум - бер ел эчендә гариза бирергә мөмкин булган барлык социаль салым тотып калынган акчалар өчен максималь сумма булачак.

Кыйммәтле дәвалануга киткән чыгымнар буенча салым чигерүе  искәрмә булып тора. Дәвалануның мондый төрләре буенча социаль тотып калынган акча факттагы чыгымнар күләмендә бирелә: гражданинга тотылган сумманың 13% ы кире кайтарыла. Кыйммәтле дәвалануга тотып калынган акча калган социаль салым чигерүе белән суммалашмый.

 

Медицина хезмәтләре һәм даруларга чыгымнар буенча салым чигерүе  акчасын эш бирүчедән яки салым органыннан алырга мөмкин:

 

- ел дәвамында эш бирүчедән салым чигерүен алырга мөмкин, ул салым органына социаль салым чигерүе акчасына хокукны раслау турында гариза биргән очракта. Бухгалтерия хезмәткәр бөтен чигерүне алганчы,  НДФЛны тотып калмаячак.

- ел азагында салым органына 3-НДФЛ салым декларациясен җибәрергә кирәк.

Ике очракта да раслаучы документлар тапшыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International