25 май көнне Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче чакрымында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

2022 елның 25 маенда 06-00 сәгатьтән 07-30 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче чакрымында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде. Рейдның максаты -юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау; ЮХИДИ автотранспортын һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затларны тикшерү. Әлеге участок транспорт чараларының югары үтүчәнлеге белән характерлана, чөнки Татарстан Республикасын һәм Башкортостанны тоташтыра.

Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 79 автомашина тикшерелде, 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды, алар арасында: пычрак (укылмый торган) дәүләт теркәү билгеләре булган транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозып транспорт чарасы белән идарә итү. Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүче ачыкланды. Әлеге автомобильнең дәүләт номерлары ЮХИДИ базаларында эзләнүдә булган, чөнки элекке хуҗасы сату-алу килешүе нигезендә транспорт чарасы милке хокукын туктаткан, яңа хуҗа, транспорт чарасын теркәү өчен законда билгеләнгән срокны инкарь иткән, нәтиҗәдә, автомобиль Баулы шәһәренең махсус стоянкасына китерелгән.

 

Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International