Конкурста Татарстанда теркәлгән һәм эшләүче РФ гражданнары катнаша ала. Конкурсның уникаль үзенчәлеге шунда ки, яшь белгечләр, галимнәр, укытучылар, өйләнешмәгән яшьләр торак алырга мөмкин. Катнашучылар категорияләре:
- предприятие, оешмаларның яшь белгечләре
- яшьләр хәрәкәтләрендә активистлар һәм катнашучылар
-яшь галимнәр һәм укытучылар
-яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр
- эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр.
Гариза бирүченең конкурсларда, фестивальләрдә, форумнарда шәхси казанышлары булу яки Татарстан яшьләре белән эшләү өлкәсендәге казанышлары булу мәҗбүри шарт булып тора. Гаризалар кабул итү тәмамлану вакыты: 2022 елның 27 июне. Ташламалы ипотека шартлары: бу 7% еллык, 10% - беренче кертем, яңа фатирның бер кв.метры өчен ташламалы бәя - 56 мең сум. Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://vk.com/mol_ipoteka