Бүген 26 май көнне Балалар иҗат үзәге территориясендә “Агач утырт” акциясе узды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Акциядә балалар, педагоглар һәм "Благодарение" хәйрия фонды волонтерлары катнашты.

Планетабызның яшел киләчәгенә без инде бүген үк өлеш кертә алабыз, яшь буынны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Балаларны һәм яшьләрне әйләнә - тирә мохитне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең менә дигән ысулы - агачлар утырту.

Вакыт узар, балалар үсеп җитәр, ә алар белән бергә үсентеләр дә матур агачларга әверелер.

Зур булгач, "Бу агачны мин утырттым", - дип әйтә алу ничек шәп бит!

Алар утырткан агачлар безнең балалар иҗаты үзәгенә йөрүче киләчәк буынны да сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International