Каразирек мәктәбе республиканың иң яхшы йөз мәктәбе арасында

2022 елның 27 мае, җомга

Г.Вилданов исемендәге Каразирек урта мәктәбе (директоры Шакирова М. М.) Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру буенча муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсында җиңү яулады.

 

Мәктәп Татарстан Республикасының иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде һәм 500 мең сумлык грант отты. Бу сумма мәктәптә милли белем һәм тәрбия бирүне үстерүгә тотылачак.

Мәктәп коллективы тырышлыгы белән мактауга лаек нәтиҗә! Афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International