Район дәрәҗәсен лаеклы якладылар

2022 елның 27 мае, җомга

Казанда Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») VII Республика фестиваль - конкурсының чираттагы Гала-концерты узды.

Безнең районны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Иванаева җитәкчелегендәге «Истоки» ветераннар хоры  лаеклы тәкъдим итте. Өлкән хорчылар үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын таң калдырды,  фестивальнең Лауреаты исеменә лаек булды.

Бу сәфәрдән чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алып кайткан.  Күңелләре яшь, оптимизм белән тулы өлкән затлар  районны үз талантлары белән данлыйлар. Алар аерым күңел күтәренкелеге, шат күңел һәм игелеклелек белән аерылып торалар. Ә коллективның тормыш буенча төп шигаре:  « Боекмыйча яшәргә. Пыскырга түгел, ә янарга!». Шундый кешеләрнең нәкъ менә безнең районда яшәүләре горурлык өсти!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International