Семинарда безнең район башлыгы Аяз Шафигуллин, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәис Галимов, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Фларис Әхмәтов, күмәк фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гәрәев Рамил Равил улы катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башкалар чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында бүләкләү тантанасы узды. Рамил Гәрәев иң яхшы күмәк фермер хуҗалыгы башлыгы буларак диплом алды. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалык рәвешләрен үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Ютазы авыл җирлеге башлыгына «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактау грамотасы тапшырылды.