Ташламалы ипотеканың ставкасы хәзер түбәнрәк, ә кредитның максималь күләме — күбрәк.
Аны теләсә кайсы балигъ булмаган россияленең алырга мөмкинлеге бар.
Ташламалы ипотеканы алу шартлары:
Ставкасы – еллык 9% ка кадәр.
Апрель аенда ул 12% иде. Әгәр дә сез кредитны тагын да иртәрәк — 1 апрельгә кадәр алсагыз, ставка элеккечә калачак, еллык 7% ка кадәр.
Кредитның максималь күләме:
• Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә 12 млн сум (3 млн сум иде),
• Россиянең калган төбәкләрендә 6 млн сум (3 млн сум иде).
Кредитны нәрсә өчен алырга була?
Төзүчедән торак, яңа төзелештәге фатир, йорт яки төзелеш өчен җир участогы сатып алырга мөмкин. Ипотеканы өлешчә ана капиталы белән түләп була.
Икенчел базарда торак сатып алырга ярамый.