Хөрмәтле Ютазы районы китапханә системасы хезмәткәрләре!

2022 елның 27 мае, җомга

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез  - Бөтенроссия китапханәләр көне белән котлыйм!

 

Күпләргә балачактан ук китапханәгә килүчеләр чумган гаҗәеп дөнья таныш. Китапханә - ул кеше аралашырга, фикер йөртергә, үз телен, мәдәниятен белергә өйрәтә торган мәктәп, ул вакытны үзең өчен кызыклы итеп үткәрергә мөмкин булган урын, фикердәшләрнең очрашу һәм аралашу урыны, кирәкле мәгълүмат алу мөмкинлеге, шатлык , рухи көч чыганагы, тормышта һәм иҗади хезмәттә ярдәмче.​

Китапханәдә үзенчәлекле кешеләр эшли: иҗади, креатив, инициативалы, төрле яктан белемле универсаль белгечләр. Аралашучанлык, сизгерлек, игътибарлылык, компьютер грамоталылыгы, педагогик талант, аларны кызыксындырган китап яки мәгълүмат эзләп килүче кешеләргә карата  мәхәббәт, алар белән сөйләшә белү, китапханәнең һәр кешесен куанып каршылау, килүче тагын да килсен өчен барысын да эшләргә теләк - китапханә хезмәткәрләренең ихлас ихтирам һәм соклану уята торган аерым сыйфатлары.​

 

Фидакарь хезмәтегез, гасырлар буена тупланган белемнәрне саклавыгызны дәвам иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.​

Сезгә билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, якты идеяләр, кызыклы иҗади проектлар телим. Сезгә сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм бәхет юлдаш булсын! Район китапханәләрендә һәрвакыт китап сөюче, китапны саклаучы китап укучылар күп булсын!

 

Район башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International