Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән Ютазы районы Советы Аппараты җитәкчесе Наталья Майорова котлады. Иң изге теләкләрен җиткереп, ул юбилярга истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Таисия Александровна, бераз каушап, шатлыклы елмаю белән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Юбиляр сугыш чоры баласы, 1932 елда Яссытугай авылында эшчеләр гаиләсендә туа. Туганнары арасында иң өлкәне була. 3 сыйныфны тәмамлый, аннан сугыш башлана. Ул елларда барысына да яшәве авыр була.
1944 елда вакытлыча эшче сыйфатында җирле тимер юлга эшкә урнаша, ә дүрт елдан соң стрелочник постына күчә һәм шул урында пенсиягә чыкканчы, 39 ел эшли. Кияүгә чыга, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта аның биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Аның тормышында иң мөһиме - йорт һәм гаилә. Гомер буе Таисия Александровна уңайлылык тудырырга тырыша, тегәргә, бәйләргә, йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнергә, туганнарын, якыннарын сөендерергә, үз чиратында алардан да мәхәббәт һәм хөрмәт алырга ярата. Табигатеннән ул игелекле һәм ярдәмчел, юмарт, хезмәт сөючән. Хезмәт ветераны таныклыгы бар, шулай ук берничә тапкыр «Тимер юл транспортының социалистик ярыш отличнигы» билгесе, намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аның өчен иң мөһиме - гаиләдә бәхет, балалары, оныклары һәм оныкчыклары иминлеге.