Хөрмәтле чик буе хезмәте ветераннары, район халкы һәм кунаклары! Сезне чик сакчылары көне белән котлыйм!

2022 елның 27 мае, җомга

Чик сакчылары көне - кешеләрнең тынычлыгы сагында торган батыр һәм кыю ил чиген саклаучылар бәйрәме.

Ватан чикләрен саклау һәрвакыт иң җаваплы, авыр һәм мактаулы бурычларның берсе булган, аны үтәүне Ватан бары тик иң яхшы сугышчыларга гына ышанып тапшырган.

Ватанның изге чикләрен саклаучыларның, беренче булып фашист Германиясе ударын үз өстенә алган үлемсез батырлыгы халык хәтерендә мәңгегә сакланачак. Даманский утравындагы вакыйгалар вакытында чик сакчылары күрсәткән батырлык турында халык беркайчан онытмас. Әфганстан Демократик Республикасында хезмәт иткән чик сакчылары генерал Борис Громовның Әфганстаннан чыккан соңгы совет солдаты турындагы тарихи докладыннан соң, чик сакчылары әлеге республика территориясендә хәрби бурычларны үтәүләрен дәвам итә. Аларның берсе дә әсирлеккә эләкми. Һәлак булган чик сакчылары да чит җирдә ятып калмый. Меңләгән сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Күп кенә чик сакчылары Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек була.

Бүген чик буе гаскәрләре Россиянең ышанычлы яклавы, Ватаныбызның иминлеге һәм аның чикләренең бөтенлеге гарантиясе булып кала бирә.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, оптимизм, бәйрәм кәефе, яңа уңышлар һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән!

 

Район башлыгы

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International