Россия Чик сакчылары көнендә "Барлык буын чик сакчылары" монументы янында тантаналы митинг узды

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Районның ыктымат, зифа чик буе сакчылары, тиешле формада һәм яшел фуражкаларда әләмнәр тотып, монумент каршында тезелеп басканнар. Ни генә әйтмә, ир-егетләрне хәрби кием ничек бизи икән! Россия Федерациясе һәм Татарстан гимны астында митинг ачык дип игълан ителде.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә 1918 елның 28 маенда халык комиссарлары Советы Декреты белән РСФСР чик буе сагы оештырыла. Нигез салынган көннән алып безнең көннәргә кадәр чик сакчылары барлык стратегик операцияләрдә катнаштылар, махсус һәм гомум хәрәкәт бурычларын үтәделәр.

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин чик буе хезмәте ветераннарын котлады, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде. Ютазы районы чик сакчылары иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Ежов җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм барысына да игелек теләде, чик сакчылары аңа өч тапкыр «Ура!» кычкырып җавап кайтарды. Изге Николай чиркәве настоятеле котлауларга һәм изге теләкләргә кушылды, туган җиргә хезмәт итү һәркемнең изге бурычы булуын билгеләп үтте. Район мәдәният йорты солистлары бәйрәмне матур җырлар белән тулыландырды.

Һәлак булган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тантаналы чара барлык буын сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды, шуннан соң митингта катнашучылар Урыссу зиратына, вафат булган иптәшләрен искә алу өчен юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International