Укучылар өчен җиңел атлетика эстафетасы

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Бүген "Энергетик" стадионында мәктәп укучылары арасында "Балаларны яклау көне"нә багышланган җиңел атлетика буенча Ютазы муниципаль районы беренчелеге булып узды.

Ярышларда 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Һава торышы балаларга бу эстафетада уңай туры килде, барысы да йөгерергә өлгерделәр һәм яңгыр ява башлады. Җиңүчеләрне стадион бинасында бүләкләделәр.

Эстафетада һәр 100 метрга 4әр кеше ярышты.

Башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

 

1 урында - Урыссудагы 2 санлы мәктәп;

2 урында - Әбсәләм мәктәбе;

3 урында -  Г.Вилданов исемендәге Каразирек урта мәктәбе.

 

5-8 сыйныф укучылары арасында:

1 урында - Урыссудагы 2 санлы мәктәп;

2 урында - Ютазы мәктәбе;

3 урында - Урыссу гимназиясе.

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International