"Энергия" стадионында Әпсәләм һәм ТПС ( Теләче) командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең икенче лигасы булып узды.
Көндәшләренә ике гол кертеп, безнең егетләр җиңү яулады. Уен 2: 0 исәбе белән тәмамланды. Әлеге этапта бу абсолют җиңү!
Чемпионат җәй буе дәвам итәчәк, ахыргы җиңүчеләр аның тәмамлануы буенча гына билгеле булачак.