2022 елның 27-28 май көннәрендә Түбән Кама районының Афанас авылында СССРның спорт мастеры П. Белоусов һәм Афанасово авыл җирлеге башлыгы Н.Бурмистров истәлегенә бокс буенча турнир узды.
Тренер Владимир Добрин җитәкчелегендәге «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары әлеге ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
1 урын - Зәбиров Ринат;
2 урынны алдылар:
Мусин Динар
Баһавиев Илдан
Шаһимәрдәнов Радель
Әюпов Арслан