Китапханәче бу көннең тарихы турында сөйләде. Укучыларны кызыклы конкурслар һәм викториналар көтә иде:
- Сәнгать һөнәрләре турында табышмаклар конкурсы.
- «Мәкальне дәвам ит» бәйгесе.
- Рус һәм татар халык кәсепләрен белү, Россия халыклары әкиятләре буенча, халык җырларын, халык бәйрәмнәрен һәм йолаларын белү, мәкальләрне белү буенча викториналар үткәрелде.
Китап укучылар викторина сорауларына актив һәм тиз җавап бирделәр.
"Халык мәдәнияте чыганакларына" дигән китап күргәзмәсе Россиянең халык сәнгате темасын ачты. Укучыларга «Халык традицияләре» һәм «Татар халык иҗаты» кебек бүлекләр тәкъдим ителгән иде.
Безнең тарафтан үткәрелгән «Библиотөн-2022» китап сөючеләрне, халык мәдәниятен яратучыларны берләштерер дип ышанабыз.