Турнирны оештыручы - "Благодарение" хәйрия фонды белән берлектә Балалар иҗат үзәге.
Сугыш вакытында кешеләр шахмат уйнадымы, дигән сорауга фронтовикларның тарихи хроникалары һәм истәлекләре җавап бирә. Хәтта иң авыр сугыш чорларында да илдә шахмат турнирлары һәм ярышлар үткәрелгән.
Шахмат турнирында төрле яшьтәге 48 кеше катнашты: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, эшчеләр һәм пенсионерлар. Дүрт сәгать дәвамында кызу шахмат ярышлары барды. Көндәшләре белән алышканда, катнашучылар шахмат уенының төрле булуын һәм беренче карашка гади тоелса да, катлаулы булуын тойдылар. Бу спорт төре үзеңне тота белүне, мантыйкны, шулай ук көндәшнең йөрешен алдан исәпли белүне таләп итә.
Соңыннан җиңүчеләргә “Благодарение” яшь буынга ярдәм итү хәйрия фондыннан дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.