Үзәк китапханә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия “Библиотөн” акциясендә катнашты

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Үзәк китапханә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия “Библиотөн” акциясендә катнашты, ул быел Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган иде. Программа «Рус халкының традицияләре» дип аталды. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова катнашучыларны рус халкының мәдәнияте тарихы белән таныштырды, гореф-гадәтләре, кәсепләре, халык фольклоры турында сөйләде. Программада катнашучылар «Рус кухнясы» викторинасы һәм «Рус халкының көнкүреше» библиорингы сорауларына җавап бирделәр.

Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева рус халык костюмнары турында сөйләде, Сарафан һәм Рубаханың ничек “дуслашулары”  турында сөйләде, «Костюмнарны тап» уенын үткәрде. Барлык буыннар да яраткан уеннар бар, кызганыч, аларның күбесе онытылган инде. Рус халкы олылар һәм балалар өчен бик күп уеннар һәм күңел ачулар уйлап тапкан. Катнашучылар белән «Колечко» дигән халык уены үткәрелде. Катнашучылар, уйнаганда, бу уенның җылысын һәм шатлыгын тойдылар. «Театр –экспромт» уены кызыклы үтте, анда кунаклар «Колобок» әкияте куелышында катнаштылар.

Тимер юл китапханәсе китапханәчесе Илинә Кәримова чәчләр өчен каптырмалар һәм резинкалар ясау буенча мастер–класс үткәрде.

Китапханәдә «Халык кәсәбәләре» фотозонасы оештырылды, анда рус халкының көнкүреш әйберләре - самавыр, чигелгән сөлгеләр, рус киемендәге курчак тәкъдим ителде. Китапханәдән чарада катнашучылар яхшы кәеф, уңай эмоцияләр белән һәм рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International