"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе ел саен үткәрелә торган «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсы»на гаризалар кабул итә башлады
Гаризаларны редакция исеменнән дә, аерым журналистлар исеменнән дә бирергә мөмкин.
Конкурс биш номинация буенча үткәрелә: «Республика массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы басмасы», «Муниципаль ММЧларның иң яхшы публикациясе», «Иң яхшы телевизион проект», «Иң яхшы радио – проект», «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы сайты» (соңгы номинациябуенча, сезгә, хезмәттәшләр, мөрәҗәгать итәм).
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм рәхмәт хатлары, шулай ук акчалата премияләр белән бүләкләнә.
Гаризалар Alsu.Giranova@tatar.ru электрон почтасы аша 2022 елның 5 июненә кадәр кабул ителә.
/file/jutaza/File/Положение о конкурсе СМИ.pdf
/file/jutaza/File/конкурста катнашуга гариза.docx
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы"Ассоциациясе матбугат хезмәте