Атналык оператив киңәшмә

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Киңәшмә Ютазы районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең 2021 ел һәм 2022 елның 5 ае нәтиҗәләре турында районның баш ветеринария табибы Динар Хәкимов чыгышыннан башланды.

Төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары дәвам итә, дип хәбәр итте мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов. Узган атнада математика һәм җәмгыять белеме буенча ТДИ, география буенча БДИ узды. Узган дүшәмбедә балалар рус теленнән БДИ тапшырдылар.

Һава торышы нормальләшә, синоптиклар фаразына караганда, шактый җылыну көтелә, коену сезоны башлана. Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, район территориясендә су коену өчен рөхсәт ителгән урыннар юк. Сулыкларда коену тыела.

Атнага бурычлар:
1. ТДИ, БДИ үткәрү.
2. Мәктәп яны лагерьлары эшенә әзерлек.
3. Дубравушка балалар сәламәтләндерү лагере ачылышына әзерлек.
4. Сабантуй бәйрәменә әзерлек.
5. Юлларны ремонтлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International