2 ай дәвамында бөтен республикадан килгән командалар үзләренең укытучылары белән бергә конкурста җиңү өчен көрәштеләр. Бу вакыт эчендә анда катнашучылар 100дән артык экологик белем дәресләре һәм 60тан артык табигатьне саклау чарасы үткәрделәр, үзләренең экологик уеннарын уйлап таптылар, ЭКО ярминкә оештырдылар. Шулай ук балалар онлайн-биремнәрне үтәделәр, алар ярдәмендә катнашучылар экологик календарь тарихына чумдылар һәм ЭКО көннәргә багышланган чаралар оештырдылар.
Конкурс кысаларында бөтен республика буенча һава шарларын очырудан баш тарту буенча бердәм гамәлләр көне узды, 50 дәрес үтте һәм 2000нән артык кеше катнашты .
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 5 июньдә Казанда «Йорт» эко-үзәгендә узачак.