Яшь самбочылар каникулларга китә

2022 елның 31 мае, сишәмбе

"Олимп" спорт комплексында 2013-2016 елларда туган яшүсмерләр арасында самбо буенча йомгаклау ярышлары узды - спорт сезоны ябылды.

 

Ел дәвамында Ютазы самбочылары районның спорт казанышлары тартмасын призлы урыннар белән тулыландырды. Тырышып  ясалган тренировкалар, дисциплина һәм көчле тренерлар составы аркасында самбочылар бүген яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, мактау пьедесталына менә.

Яшь самбочыларга иң җылы теләкләрен җиткереп, тренер Хәлил Фәрхетдинов балаларны җәйге каникулларга озатты. Ял итеп, яңа көч туплаганнан соң, спортчылар тренировкаларга сентябрь аенда гына кайтачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International