Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Җәйнең беренче көнендә без иң әһәмиятле халыкара бәйрәмнәрнең берсе - Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Җәйнең беренче көнендә без иң әһәмиятле халыкара бәйрәмнәрнең берсе - Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.
Сезне чын күңелдән әлеге көн белән котлыйм!
Балалар - безнең киләчәгебез һәм тормышыбызның мәгънәсе. Алар хакына без эшлибез һәм яшибез, районны үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Бу бәйрәм балаларныкы дип кенә түгел, өлкәннәрнеке дип тә санала, чөнки ул һәр баланың язмышы өчен җаваплылык турында искә төшерә. Шулай итеп, иң ышанычлы яклау – ул сәламәт, тату, тәэмин ителгән гаилә. Шатлык һәм иминлек белән тулы балачактан да гүзәлрәк нәрсә юк, аны шундый итү, яшьләрнең талантларын үстерү, аларның энергиясен кирәкле юнәлешкә җибәрү – гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бурычы.
Әйдәгез, һәр баланың иң төп хокукын – бәхетле балачак хокукын тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куйыйк! Ул чакта безнең балалар сәламәт, көр күңелле, уңышка ирешүчән булып үсәчәк, әти-әниләренең иң якты өметләрен аклаячак! Чөнки балачак – кеше тормышында иң гүзәл чор! Балаларны мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән чолгап​ алыгыз, улларыгызга һәм кызларыгызга игътибар һәм күңел җылысы бүләк итегез.
Әти-әниләргә, педагогларга һәм яшь буынны тәрбияләүгә үз көчләрен керткән барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга чын гаилә бүләк итүчеләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек.
Районыбыздагы балаларга һәм өлкәннәргә бик күп бәхетле һәм куанычлы көннәр, нык сәламәтлек, тынычлык, гаиләләрдә муллык һәм үзара аңлашу, зур уңышлар телим. Һәр йортта балалар көлүе яңгырасын һәм елмаю балкысын. Бәйрәм белән, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар. Балаларыгызны саклагыз, аларны яклагыз һәм хөрмәт итегез!

 

Район башлыгы

А.Ә.Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International