Россия Федерациясе Президентының «Балалары булган гаиләләргә айлык акчалата түләү турында» 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 санлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.
Түләүләр Татарстан Республикасы буенча җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән – 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.
Россия Федерациясе гражданы булып торган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәгән балага айлык түләү алу хокукы шулай ук Россия Федерациясе гражданы булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ата-аналарының берсенә яисә баланың законлы вәкиленә бирелә.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге берничә баласы булган мохтаҗ гаиләләргә түләү һәр бала өчен аерым бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
Айлык түләү күләме киләсе тәртиптә билгеләнә.
Татарстан Республикасында балалар өчен айлык түләүнең база күләме 50%ын – 5216 сум 50 тиен тәшкил итә.
Айлык түләү билгеләнгәндә, гаиләнең җан башына уртача яшәү минимумыннан кимрәк булган балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50% билгеләнгәндә, айлык түләү баланың яшәү минимумы күләменең 75% – 7 824 сум 75 тиен күләмендә билгеләнә.
Әгәр балалар өчен яшәү минимумының 75 % күләмендә айлык түләү билгеләгәч тә гаиләнең җан башына туры килә торган кереме Татарстан Республикасында яшәү минимумыннан кимрәк булса, айлык түләү балалар өчен яшәү минимумы күләменең 100 % – 10 433 сум итеп билгеләнә.
Гариза «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында» электрон рәвештә бирелә, алга таба Пенсия фонды хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алачак.
Элеккечә үк, гаризаларны Пенсия фондының клиент хезмәтләренә һәм күпфункцияле үзәк аша шәхси визит белән бирү мөмкинлеге дә бар.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр МИР картасы буенча банк счетларына да, шулай ук Россия почтасы аша да күчереләчәк. Шуны истә тотарга кирәк, кредит учреждениеләре аша түләү өчен гаризалар тутырганда гариза бирүченең карта номеры түгел, исәп-хисап реквизитлары күрсәтелә.