Бу чара балаларга Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле бүләк булды.
Сүз уңаеннан, ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында төзелде. Авыл мәчете янында, авылның матур урынында яңа, матур җиһазлар - таганнар, батут, өстәл теннисы өстәле булган заманча балалар объекты барлыкка килде. Район җитәкчелеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, хәзрәтләр, кунаклар һәм авыл халкы килгән иде. Чыннан да, олысы да, кечесе дә азан авазы яңгыраган тантанага килде. Мәчеткә йөрүче балалар рухи эчтәлектәге тематик шигырь юлларын укып ишеттерде. Төзелештә катнашучыларга да рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Район башлыгы исеменнән балаларны район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Урыссу поселогы «Мәхмүт» мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, Кече Урыссу мәчете имамы Камил хәзрәт Абдуллин исеменнән котлау сүзләре аеруча тантаналы һәм ихлас яңгырады.
Соңыннан тантана символикасын – ал тасманы кистеләр һәм барысы да яңа мәйданчыкка уздылар. Уеннар, концерт номерлары, чәй эчү, куанычлы елмаюлар белән бәйрәм дәвам итте һәм беркем дә кайтып китәргә ашыкмады. Кояшлы көн һәм матур табигать вакытны күңелле уздыру өчен бик уңай иде.