Республика мониторингы мәгълүматлары буенча, нәкъ менә Ютазы районында иң яхшы үсеш динамикасының берсе теркәлгән. Әйтик, 2021 ел дәвамында маркетплейсларга 66 эшкуар чыккан булса, 2022 елның беренче кварталында гына да – 79. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үсеш темплары икенче кварталда да сакланачак. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина сөйли.
- Сүз дә юк, мондый уңышның бер сере процесска район башлыгы Аяз Шәфигуллинны да актив җәлеп итү булды, - ди Зөлфия Гыйбадуллина. -Даими рәвештә оештырылган түгәрәк өстәлләр, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашулар барышында район башлыгы маркетплейсларга чыгу мөмкинлеге турында сөйли, эшмәкәрләр белән шәхсән аралаша. Нигездә, аерым серләр юк. Электрон сәүдә өлкәсендәге барлык яңалыклар турында эшмәкәрләргә дә, җирлек башлыкларына да шунда ук хәбәр итәбез. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар шунда ук игътибарга алалар. Оператив мәгълүмат бирү ничек бара? Эш шунда ки, бездә, әйтик, базарда, сәнәгать паркында, авыл җирлекләре территориясендә эшләүче ватсап-төркемнәр яхшы эшли. Әгәр берсе үз товарын шул ук OZON яки KazanExpress аша сату яки яңасын сатып алу механизмнарының барлык өстенлекләрен һәм уңайлылыгын аңласа, бу башкаларга да билгеле була. Аннары, безнең район зур түгел, бер-береңнән дә күп нәрсәне белергә мөмкин.