Иске Урыссу авылы фельдшеры Лениза Искәндәрова шушы көннәрдә Иске Урыссу авылы мәктәбенең урта сыйныф укучылары белән ВИЧ-инфекция турында әңгәмә корды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Медицина хезмәткәре яшь буын белән очрашуын майның өченче якшәмбесенә туры килә торган Халыкара ВИЧ һәм СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысасында оештырды. “Балаларның бик тиздән җәйге каникуллары башлана. Шуңа күрә аларның игътибарын шәхси куркынычсызлык сорауларына җәлеп итүне бик урынлы дип саныйм”, - дип хәбәр итте шәфкать туташы.
Әлбәттә, үсеп килүче буын өчен ВИЧ-инфекция һәм СПИД төшенчәләре яңалык түгел, шулай да Лениза Нәсим кызы үз чыгышын нәрсә ул ВИЧ-инфекция һәм СПИД сорауларына җавап бирүдән башлады. Әмма барыннан да бигрәк ул үсмерләргә куркыныч төркеменә керә торган кешеләр турында сөйләде. Алар – саклану чараларын күрмичә тәртипсез рәвештә җенси мөнәсәбәткә керә торган кешеләр. ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы наркоманнарга да яный.
Лениза Искәндәрова укучыларны борчый торган сорауларга да җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International