“Тәмәкесез тормыш – саф сулыш” – менә шундый исем астында Димтамак авылы фельдшеры Фәридә Имамова җирле мәктәп укучылары алдында чыгыш тотты

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн уңаеннан игълан ителгән декада кысасында район медицина оешмаларында әлеге начар гадәтне кисәтү чаралары дәвам итә.
- Җир йөзендә тәмәке тартудан һәр көнне 10 меңнән артык кеше вафат була. Россиядә исә ел саен бу начар гадәттән 300 мең кешенең гомере өзелә. Әйтергә кирәк, мәктәп яшендәге балаларның күпчелеге беренче тапкыр тәмәкене кызыксыну теләген тыя алмаудан тартып карый. Аларга тәмәке белән бик иртә “дуслашып” киткән яшьтәшләре дә тискәре йогынты ясый. Тәмәке төтененә бирелеп, проблемалардан һәм стресстан арынырга теләгән кешеләр дә, кызганычка, безнең арада бик күп, - дип ассызыклады Фәридә Вәгыйзь кызы.

Тәмәкенең кеше организмына зыяны:
- баш мие эшчәнлеге бозыла;
- күзләрне сукыраюга китерә торган катаракта авыруы;
- тел һәм авыз куышлыгында яман шеш;
- псориаз;
- кан басымы күтәрелү сәбәпле, йөрәк авырулары;
- тәмәке тартучыларда үпкә онкоавыруы барлыкка килү ихтималы 20 тапкырга атыграк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International