Балаларның җәйге каникуллары алдыннан Иске Каразирек авылы шәфкать туташы Розалия Мөхәммәтҗанова 7 сыйныф укучылары белән, начар гадәтләрдән саклап калу максатында, тарту катнашмалары, аеруча снюслар турында әңгәмә корды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Балаларның җәйге каникуллары алдыннан Иске Каразирек авылы шәфкать туташы Розалия Мөхәммәтҗанова 7 сыйныф укучылары белән, начар гадәтләрдән саклап калу максатында, тарту катнашмалары, аеруча снюслар турында әңгәмә корды.
Медицина хезмәткәре үзе сүз алганчы, үсмерләрнең тарту катнашмалары, аларның зыяны турында никадәр дәрәҗәдә хәбәрдар булуын ачыклар өчен сораулар бирде. Әлбәттә, малайлар һәм кызлар снюсның нәрсә булуын яхшы белә булып чыкты. Шуңа күрә очрашу ачыктан-ачык әңгәмәгә әверелде. Балалар шәфкать туташы белән тарту катнашмаларың төрләре, аларың нинди зыян салуы турында тагын бер кат фикер алыштылар.
Чарада катнашучылар тәмәкедән баш тарту катлаулы булуы турында да сөйләштеләр. Әмма снюстан баш тарту тагын да катлаулырак. Шуңа күрә бу начар гадәт белән дуслашмавың мең тапкыр яхшырак дигән фикергә килде алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International