Көрәш-Бүләк авылы балалары өчен “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” исеме астында чара узды.

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Көрәш-Бүләк авылы шәфкать туташы Әлфирә Нуруллина җәйге каникулга чыккан малайлар һәм кызлар белән саф һавада иртәнге зарядка оештырды. Медицина хезмәткәре нәни дуслары белән чисталык, пөхтәлек, сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә корды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International