Урыссуда барлык малайлар һәм кызлар яраткан бәйрәмне - Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр.
Районның иң талантлы һәм артистлык сәләтенә ия балалары - балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге, «7 нот» вокаль ансамбле, «Грация» студиясенең хореография коллективы кебек иҗат коллективлары «Гаилә» паркында узган бәйрәм концертында чыгыш ясадылар.
Концерт вакытында район мәктәпләренең отряд хәрәкәте активистларын бүләкләү тантанасы булды, аны район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова алып барды. Районда берничә мәктәп отряды – яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы, Татарстан варислары берлеге, хокук бозуларны профилактикалау отряды, смс-балалар отряды, яшьармия отряды, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте, волонтерлар, яшь юл хәрәкәте инспекторлары бар икән.
Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен гамәли сәнгать буенча мастер-класслар оештырдылар һәм теләге булган балаларга күңелле аквагрим ясадылар, ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уен программасы үткәрделәр.
Кояшлы матур һава торышы бу бәйрәм көнендә балаларны да, өлкәннәрне дә шатландырды. Парк янында батутлар һәм аттракционнар бар иде, шулай ук тәм-томнар, эчемлекләр һәм уенчыклар белән сәүдә оештырылды. Каникулларның беренче көне балалар өчен бик күңелле узды. Алар уеннарда, мастер-классларда бик теләп катнаштылар, батутларда сикерделәр һәм “татлы мамык” ашадылар.
Балаларны яклау көне уңаеннан «Ютазы таңы» газетасы хәбәрчесе балалардан: «Сез район газетасы турында нәрсә беләсез?» дигән сорау бирде һәм җавап биргән һәр кешегә чупа-чупс бүләк итте.