Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Гаилә паркында "Исәнме, кояшлы җәй!” дип аталган уен программасы уздырдылар.
Чара башында китапханәчеләр балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котладылар, аннан соң балачак бәйрәменең тарихы турында сөйләделәр. Балалар күңелле хәрәкәтле уеннарда актив катнаштылар, «Әкиятләр - сорауларда һәм җавапларда», «Табышмаклар иле», «Әкиятләрне күп белүчеләр» дигән интеллектуаль конкурсларның сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балалар кызыксындыру бүләкләре кабул итте.