Бәйрәм программасына «Шүрәле» татар әкиятенә инсценировка кертелгән иде. Балалар көч, җитезлек һәм чыдамлыкта ярыштылар, «Мендәр сугышы», «Ат чабышы”, «Чиләкләрдә суны кем тизрәк алып килә», «Юрта» кебек ярыш характерындагы уеннарда катнаштылар. Мендәр сугышы аеруча күңелле үтте. Бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең барысы да катнашты. Балалар җырлар җырлады һәм күңелле татар көйләре астында биеде.
Сабан туенда катнашучыларда бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләр калачак.