1 июнь көнне гимназиядә мәктәп яны җәйге хезмәт һәм ял лагере үз эшен башлап җибәрде

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Балалар өчен җәй - бер ел эчендә тупланган киеренкелек, тотылган көчләрне тулыландыру, сәламәтлекне торгызу, иҗади потенциалны үстерү, уен һәм азартлы хезмәт чоры.

Иртәнге гимнастика һәм тәмле иртәнге аш балаларга көн буена җитәрлек заряд өсти. Шуңа күрә мәктәп яны участогында хезмәт десанты сизелмичә дә үтте, саф һавада спорт уеннары сәламәтлекләрен ныгытты. Төштән соң малайлар һәм кызлар Балаларны яклау көненә багышланган чарага киттеләр.

Көн бик кызыклы, бай эчтәлекле, физик һәм рухи сәламәтлек өчен файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International