Халыкара балаларны яклау көнендә, яшьләрне Урыссу ш.т. поселогын төзекләндерү һәм сәнгать белән бизәүгә җәлеп итү максатыннан, бистәнең Горький һәм Тукай урамнарында «Буяуда инновация» дигән гадәти булмаган граффити конкурсы узды.
Чараны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Конкурс өч турда узды – гаризалар кабул ителгәннән соң, катнашучылар оештыручыларга кәгазьгә эскизлар бирделәр, аларны килештергәннән соң балаларга граффитины башкару өчен мәйдан бүлеп бирелде. Балалар иҗат үзәге һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре чараны музыкаль озату, концерт номерлары һәм балалар белән хәрәкәтле уеннар белән үрелдереп үткәрделәр.
Асфальтта граффити рәсем ясау осталыгында анда катнашу өчен рәсми гариза биргән район мәгариф учреждениеләренең авторлык коллективлары ярышты. Конкурсның төп темасы - бәхетле һәм ваемсыз балачак. Катнашучылардан тыш, ишегалды балалары үзләренең әкияти рәсемнәрен төсле акбурлар белән тасвирлады.
Конкурстан тыш, ишегалларны төзекләндерү һәм сәнгатьчә бизәүгә, граффити ясауга, балалар өчен әкияти мотивлар тудыруга үз өлешләрен кертү максатыннан, район җитәкчелеге вәкилләре – Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, шулай ук яшьләр бүлеге начальнигы Регина Галләмова да катнашты.
Конкурс ахырында ишегаллары үзгәрде, тормыш һәм якты төсләр белән тулыланды. Иң матур, оригиналь композицияләрне сайлап алу оештыручылар өчен җиңел бурыч түгел иде.
Шуңа да карамастан, конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр ачыкланды:
1 нче урында - 1 нче һәм 5 нче балалар бакчалары командасы;
2 нче урында – Балалар иҗат үзәге командасы;
3 урында – Урыссудагы 2 нче мәктәпнең «Елмаю” командасы.
Приз фонды 1нче урын өчен – 5000 сум, 2 нче урын өчен – 3000 сум, 3нче урын өчен 2000 сум тәшкил итте. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Хәзер безнең поселокта шундый креатив һәм уникаль ишегаллары бар. Бу конкурсны безнең районда үткәрү матур традициягә әверелер дип өметләнәбез.