Хәзер урам сәнгатенең теләсә кайсы төрен һәм диварларны буяуны, сурәтләрнең профессионализмы дәрәҗәсенә карамастан, граффити дип атау кабул ителгән. Бүген, 2 июнь көнне, "Дуслык территориясе" проекты буенча балалар иҗаты үзәге мәйданчыгында мәктәп активистлары граффити рәсемнәре ясадылар. Балалар кызыксынып һәм энтузиазм белән диварга рәсем ясадылар һәм алга таба проектта эшләү турында фикер алыштылар. Бу ял зонасы балалар өчен иң яхшы ял урыны булыр дип өметләнәбез